Знание.Премиянең алтынчы сезонына гаризалар кабул итү ачылды

Россиянең «Знание» җәмгыяте илнең төп белем бирү премиясенең алтынчы сезонын башлап җибәрде. Гаризалар 2026 елның сентябренә кадәр рәсми сайтта кабул ителә.

2025-2026 елларда мәгърифәтчелеккә зур өлеш керткән проектларны, компанияләрне, үзеңне һәм башка кешеләрне теркәргә мөмкин. Күпьеллык лекторлык эшчәнлеге С.И. Вавилов исемендәге яңа номинация кысаларында аерым билгеләнәчәк. Знание.Премия «Молодежь и дети» ("Яшьләр һәм балалар") илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 16 номинациядә гариза бирергә мөмкин, шул исәптән ике яңа номинация дә бар.

Россия халыкларының бердәмлеге елына "Россия халыкларының бердәмлеген саклауга керткән өлеше өчен" номинациясендә катнашырга гомуми традицион кыйммәтләр аша милләтара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итүче мәгърифәтчеләр һәм проектлар чакырыла.

Лекторлык эшчәнлегендә казанышларны тану һәм милли мәгариф традицияләрен ныгыту өчен Сәяси һәм фәнни белемнәрне тарату буенча Бөтенсоюз җәмгыяте идарәсенең беренче рәисе С.И. Вавилов исемендәге номинация булдырылды (1963 елдан - «Знание» җәмгыяте).

Номинациягә лектор осталыгының югары дәрәҗәсен күрсәтүче төрле өлкә вәкилләре дәгъва итә ала. Казанышларны бәяләгәндә күпьеллык хезмәт тә, ышанычлы белем тарату өлкәсендә югары интенсивлык та исәпкә алына.

"Инде биш ел Зниние.Премия илнең иң яхшы мәгърифәтчеләрен аерып, аларның хезмәтләренең җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан югары бәяләнүен күрсәтә. Юбилей сезонында бүләкне рекордлы санда 210 кеше алды, тантаналар беренче тапкыр Россиянең барлык төбәкләрендә үтте. Күрүебезчә, бүгенге көндә мәгърифәтчеләр рәтенә педагоглар гына түгел, ә СВО геройлары, олимпия чемпионнары, космонавтлар, төбәк башлыклары да керә. Без үзебезнең номинантлар белән горурланабыз һәм яңа сезонда лаеклы мәгърифәтчеләрне билгеләп үтәргә әзер", - диде Россия «Знание» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Кирилл Хвиль.

Знание.Премия Россия Федерациясенең һәр субъектында иң яхшы мәгърифәтче һәм мәгърифәтчелек проектын сайлаячак һәм 16 номинация буенча федераль шорт-исемлекне формалаштырачак.

2025 елдан чит илләрдәге ватандашлар да номинациягә дәгъва итә ала. Башка ил гражданнары «Иностранный просветитель года» ("Елның чит ил мәгърифәтчесе") номинациясендә катнашырга чакырыла. Ул ялганга каршы көрәшүчеләрне танырга һәм Россия турында тарихи фактларны объектив яктыртырга, илдәге яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар, аның төрле өлкәләрдәге халыкара аренадагы роле турында сөйләүгә юнәлтелгән.

Знание.Премия —2021 елда «Знание» җәмгыяте тарафыннан педагогларның, лекторларның, авторларның, фәнне популярлаштыручыларның һәм башка мәгариф эшлеклеләренең казанышларын тану, шулай ук төрле өлкәләрдән килгән мәгариф проектларын һәм компанияләрне искә алу өчен оештырылган илнең төп мәгариф бүләге. Биш сезон эчендә проект Россиянең 89 төбәгеннән һәм 79 чит илдән 65 984 гариза туплаган.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз