"Сугыш һәм тынычлык. Яңа территорияләр" - "Алтын минбар" кинофестиваленең конкурстан тыш программасы

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләве белән 2026 ел Татарстанда һәр буын ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм Ватанны саклаучыларга тирән хөрмәт күрсәтү, шулай ук бүгенге хәрби конфликтларда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буларак тарихи хәтерне саклау өчен Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.

4 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр узачак "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивале "Сугыш һәм тынычлык. Яңа территорияләр" конкурстан тыш программасында Россия хәрби хезмәткәрләренең СВО зонасындагы батырлыклары һәм тылда дошманны җиңүне якынайткан, азат ителгән җирләрдә тыныч тормыш коручылар турында иң яхшы документаль фильмнар тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. Тугыз фильм - хәрби батырлык, тылдагы көндәлек тормыш, шәхси һәм бөтен халык турында ачыктан ачык һәм чын тугыз тарих.

«Между строк» ("Сүз юллары арасы") - режиссер Яна Бех фильмын шулай атый һәм анда ике "сугыш"ның бер гаилә тарихына ничек керүе турында сөйләнелә. Хикәянең төп герое - Севастополь шагыйрәсе Мария Батюхно. Аның ире махсус хәрби операция зонасына китә. Берникадәр вакыттан соң Мария үзендә һәм улында онкология барлыгын белә. Монда көрәш башлана: берсе фронтта - безнең Ватан өчен, икенчесе тылда - үзе һәм яраткан баласының тормышы өчен.

Казан режиссеры, хәрби хәбәрче Зөфәр Дәүләтшин программада берьюлы ике әсәрен - «Алга» циклыннан «Код Победителей» ("Җиңүчеләр коды") һәм «Артисты на фронте» ("Фронттагы артистлар") фильмнарын тәкъдим итәчәк. Беренче фильмда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның хикәяләре аша автор безнең барыбызның да ниндидер генетик бердәмлек кодын, Ватанга мәхәббәтне, Җиңү кодын йөртүчеләр икәнебезне раслый. Зөфәр Дәүләтшинның тагын бер фильмы СВО зонасына чираттагы артистлар десанты турында, аларның сугышчылар рухын һәм ышаныч көчен күтәрүләре турында бара.

Режиссер Екатерина Головня үзенең «Обещаю вернуться живым» ("Исән-сау кайтуны вәгъдә итәм") фильмын шулай ук фронт иҗаты бригадалары хезмәтенең сугышчыларга өметләрен югалтмаска һәм алга таба да максатка барырга ярдәм итүләренә багышлый. Мәдәният хезмәткәрләренең мондый хезмәте - Бөек Ватан сугышы елларында нигез салынган традицияләрнең дәвамы.

Башкортстан режиссеры Радик Килмәмәтов «Своих не бросаем. Позывной Искандер» ("Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Позывной Искандер") фильмы сугыш зонасындагы солдатларның батырлыкларына гына багышланып калмыйча, шулай ук волонтерлар хәрәкәтен популярлаштыруга ярдәм итә. Фильмда, җәрәхәтләрнең физик һәм психологик якларын җиңүче, "Гумконвой 102" отрядын булдырган сугыш ветераннары күрсәтелә.

Александр Далматов үзенең «Опора героев. Кто, если не мы?» ("Геройлар таянычы. Кем, без булмасак?") фильмын тәкъдим итәчәк. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча ресурс үзәге эше һәм аларның үзләре турында сөйләнә, анда уллары үлгән яки хәбәрсез югалган аналарга, хатыннарга, тол хатыннарга һәм әтисез калган балаларга аерым игътибар бирелә.

СВОда хезмәт иткәннән соң тыныч тормышта урыннарын табучы ветераннар турында Артем Семенов үзенең «Единство» ("Бердәмлек") документаль фильмында сөйли. Аның тасмасы геройлары яшь буын өчен генә түгел, ә СВОдан кайткан һәм тормышта яңа максатлар эзләүчеләр өчен дә үрнәк булып тора.

Ольга Старостина «Там, где звучит тишина» ("Тынлык яңгыраган җирдә") дигән хезмәтендә махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк җирле халыкка каты сугыш шартларында исән калырга ярдәм итеп һәлак булган ирләре турында хатирәләр белән уртаклашучы хатын-кызларга сүз бирә.

"Сугыш һәм тынычлык. Яңа территорияләр" программасында тагын бер фильм Алексей Романовның «Другое небо» ("Башка төрле күк йөзе") картинасы булачак.

"Алтын минбар" кинофестивале тамашачылары өчен конкурс эшләрен карау "Корстон" кинотеатры залларында оештырылачак, ә конкурстан тыш - шул исәптән "Сугыш һәм тынычлык. Яңа территорияләр" - "Мир" кинотеатрында күрсәтеләчәк. Фестиваль 2026 елның 4-8 сентябрендә узачак. Тамашаларга расписание белән рәсми сайтта танышырга мөмкин: https://kazan-mfmk.com/schedule/

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз