"Мир" кинотеатрында ял көннәре Италия рухында: «Приключение» һәм «Сладкая жизнь»

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 7 һәм 8 мартта "Мир" кинотеатрында итальян киносының ике шедевры күрсәтеләчәк. Ул Микеланджело Антониониның «Приключение»сы һәм Федерико Феллининың «Сладкая жизнь» картиналары. Алар рус субтитрлары белән оригинал телендә биреләчәк.

Күрсәтүләр программасы:

7 март (шимбә), 18:00 - «Приключение» ("Маҗаралар"), режиссер Микеланджело Антониони. Италия - Франция, 1960, драма, 2 сәгать 25 минут, яшь чикләве 16+.

Вакыйга яшь хатын-кызның диңгез йөреше вакытында серле рәвештә юкка чыгуыннан башлана. Тора-бара кызны эзләү икенче планга күчә, аның сөйгәне Сандро һәм дусты Клаудиянең сәер якынлашуына һәм аларның югалту урынында барлыкка килгән хисләрне эзләргә омтылуына юл ача...

Билетлар "Мир" кинотеатры сайтында: https://kinoteatr-mir.ru/release/12203?date=2026-03-07


8 март (якшәмбе), 17:30 - «Сладкая жизнь» ("Татлы тормыш"), режиссер Федерико Феллини. Италия - Франция, 1960, драма, 2 сәгать 54 минут, яшь чикләве 16+.

Шул чорның символына әверелгән һәм "папарацци" культы образын биргән бу фильм тамашачыларны 1950-еллардагы Рим богемасы дөньясына алып керә. Төп герой, журналист Марчелло Рубини кичәләр, дөньяви раутлар һәм вакытлы бәйләнешләр арасында тормыш мәгънәсен эзли, ләкин гел өметсезлеккә һәм рухи бушлыкка дучар була.

Билетлар "Мир" кинотеатры сайтында: https://kinoteatr-mir.ru/release/10122?date=2026-03-08


Мондый махсус кино күрсәтүләр тамашачылар өчен Италия кинематографиясе белән яңадан яки беренче тапкыр танышу мөмкинлеге. Антониони һәм Феллини фильмнары, вакыт узуга карамастан, актуаль булып кала һәм кызу бәхәсләр дә тудыра, яшәешнең мәңгелек проблемалары турында да уйланырга мәҗбүр итә.

 

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз