Әзһәр Шакиров: “Уңай рольләр уйнаган кеше түгелмен, күпчелек фаҗигале язмышларны уйнадым”...

26 ноябрь көнне "Мир" кинотеатрында Фәрид Бикчәнтәевның "Бабайлар чуагы" спектакле күрсәтелде. Тамашачылар белән очрашуга Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Та­тарс­тан­ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты Әзһәр Шакиров килде.

Очрашуны “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова ачып җибәрде: “Бүген килмичә булдыра алмадым. Әзһәр абый ул – театр сәнгате өчен дә, кино өчен дә легендар шәхес. Спектакльне карагач, үзем дә елап алдым. Тормышта шундый кыйммәтләр бар, алар беркайчан онытылмый. Вакытында үз сүзеңне әйтеп калырга кирәк. Әзһәр абый, мин сезне бик яратам”.

Миләүшә Ләбибовна “Ак чәчәкләр” фильмын да искә алды һәм бер хатирә белән бүлеште:  “Без “Ак чәчәкләр”не төшергәндә, Әзһәр абыйның спектакльләрдә рольләре бихисап иде. Фильмда төшәргә соң гына кичке 9-10нарда килә дә: “Мин бит инде арган, хәлсез”, - ди. Ә безгә аның нәкъ әнә шундый халәте кирәк! Ышанасызмы, таңга кадәр эшли, эш дигәндә, милләт дигәндә, беркайчан хәлсез калмый. Аңа әйткәнем дә бар, әгәр сез Голливудта эшләгән булсагыз, әллә кайчан миллионер булыр идегез”.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Та­тарс­тан­ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты Әзһәр Шакиров тамашачылар белән теләп аралашты һәм фикерләре белән уртаклашты: “Уңай рольләр уйнаган кеше түгелмен, күпчелек фаҗигале язмышларны сәхнәләштердем. Иҗатым – татар милләте яшәсен өчен тырышуым. Татар бетмәсен, үзенең кем икәнен исбат итсен дип яшәргә җанымны белдем. Талант мәсьәләсенә килгәндә, кешенең талантлымы, юкмы икәнен залда утыручы тамашачы белә”.

Тамашачылар очрашу турында үз фикерләрен белдерергә ашыкты: “Безнең буынга бәхет елмайды - «Щепкинчылар»  укып бетереп, халыкка хезмәт итәргә кайтты. Аерым бер чор, легендар чор иде ул. Чаллыдагы танышларыбыз шалтыратып әрләде: “Моңарчы “Бабайлар чуагын карамадыгызмы?!”. Килдек, күрдек, ниһаять. Рәхмәт сезгә!”

Залда утыручылар Әзһәр абыйның милли җанлы булуы белән шулкадәр рухландылар, мондый җанлы һәм рәхәт очрашулар дәвамлы булсын иде дигән теләктә очрашу азагында бергәләшеп “Туган тел” җырын башкардылар.

Сүз уңаеннан, “Кино+Театр” проектының чираттагы очрашуы 3 декабрьдә узачак. Тамашачылар Та­тарс­тан­ның халык артисты Дания Нуруллина белән күзгә-күз очраша һәм аралаша алачак.  

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз