Язгы премьера! Г.Камал исемендәге театрның Камера залында - Салават Юзеевның "Гашыйклар тавы" исемле Татарстан фильмының премьерасы

Язгы премьера! Г.Камал исемендәге театрның Камера залында - Салават Юзеевның "Гашыйклар тавы" исемле Татарстан фильмының премьерасы. Илдар Юзеев әсәре буенча төшерелгән әлеге картина язмышлары аяусыз сугыш чорына туры килгән кешеләр турында сөйләр. Монда ике гашыйк җанның тарихы сурәтләнә, алар "Гашыйклар тавы" дип аталган бер урында үз мәхәббәтләрен ант белән ныгытырга булалар.

Фильмда төп рольләрне Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Илдус Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасының халык артисты, Әлмәт театры актеры Рәфыйк Таһиров, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин һәм Казан театр училищесы студенты Эльза Кәримова башкарды.

Фильм рус субтитрлары белән татар телендә бара. Билетлар театр кассаларында.


Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз