
"Ноль Плюс" халыкара балалар һәм гаилә киносы фестивале - кино һәм анимация өлкәсендә 13 ел дәвамында оештырылган чара. Кино күрсәтү, мастер-класслар, иҗади очрашулар, концертлар, спектакльләр, тантаналар, онлайн трансляцияләр, эшлекле чаралар ел саен бөтен планетадан йөзләрчә мең кешене берләштерә.
Фестиваль дуслык, гаилә, иҗат, талант, табигать, мәдәният, фән, гамәлләр, үз-үзеңне тормышка ашыру, тормыш эше турында кыйммәткә юнәлтелгән киноны сайлый. Бу фильмнар мәктәпкәчә яшьтәге балалар, яшүсмерләр, яшьләр, гаилә аудиториясе, шулай ук мәдәният һәм мәгариф белгечләре өчен дә юнәлтелгән.
Ел саен оештыручылар 2000 нән артык гариза ала һәм бары тик 100гә якын фильм гына кинофестиваль программасына кертелә. Гомуми тамашачы тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча 9 номинациядә җиңүчеләр билгеләнә һәм гомуми тантанада иң яхшы әсәрләрне иҗат итүчеләр бүләкләр белән билгеләнеп үтелә.
Быел "Ноль Плюс" Халыкара балалар һәм гаилә киносы кинофестивале тамашачыларга уңай мәгънәләр һәм кыйммәтләр салынган күп кенә якты, игелекле, күңел ачу һәм гыйбрәтле картиналар бүләк итәчәк.
Программада:
· Халыкара тулы метражлы уен киносы конкурсы
· Халыкара тулы метражлы анимацион кино конкурсы
· Халыкара кыска метражлы уен киносы конкурсы
· Халыкара кыска метражлы анимацион кино конкурсы
· Документаль, фәнни-популяр һәм мәгърифәтчелек киносының халыкара конкурсы
"Кинотанец" жанрында халыкара кыска метражлы кино конкурсы
Сезнең заявкаларыгызны "Безнең фестивальләр" һәм FilmFreeway платформаларында 1 апрельгә кадәр көтәбез.
Фестивальгә 2022 елдан 2026 елга кадәр теләсә кайсы илдә төшерелгән һәм моңа кадәр "Ноль плюс" фестивальләрендә катнашмаган фильмнар кабул ителә.