V Төньяк Кавказ яшьләр кинофестивале гаризалар кабул итә. Кинофестиваль Төньяк Кавказ федераль округы һәм бөтен Россия регионнары кинематографистлары арасында мәдәни алмашуны һәм иҗади хезмәттәшлекне үстерү максатыннан үткәрелә.
Фестивальнең миссиясе - Россия Федерациясенең кино сәнгате һәм мәдәни агарту өлкәсендә милли мәдәният традицияләрен саклау һәм арттыру.
14 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар арасында конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
· "Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы";
· "Иң яхшы кыска метражлы телевизион фильм";
· "Иң яхшы кыска метражлы анимацион фильм";
· "Иң яхшы документаль фильм";
· "Иң яхшы социаль видеоролик";
Гаризалар 2026 елның 22 февраленә кадәр сайтта кабул ителә https://кинокавказ.рф/