Бүген Татарстанда күренекле татар галиме, фәлсәфәче һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында "Мөгаллим" байопикын төшерү башланды. Бу Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистларының уртак проекты. Режиссерлары - Рамил Төхвәтуллин һәм Илһом Мөхәммәдиброхимов. Сценарий авторлары - Салават Юзеев һәм Шойим Бутаев. Генераль продюсер - Миләүшә Айтуганова.
Исаково авылындагы "Татар авылы" этно авылында төшерүнең беренче көне традицион рәвештә уңышлы кино процессы символы буларак тәлинкә ватудан башланды. Яшь Мәрҗани ролен Кариев театры артисты Булат Гатауллин башкара. Ә Шиһабетдин образын экранда җырчы Асылъяр улы Әмир гәүдәләндерәчәк. Аның әти-әнисе ролен Тинчурин исемендәге театр актерлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар башкара.
Үзбәкстанда төшерү Бохара һәм Сәмәркандта узды. Фильм тамашачыларга 4-8 сентябрьдә Татарстан башкаласында узачак "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивалендә күрсәтеләчәк.