23 гыйнварда, Россия студентлары көне уңаеннан, "Татаркино" "Мир" кинотеатрында "Квиз" белән берлектә "Угадай мелодию" Казанда!" дигән студентларга "Зачет" чарасы оештырылды.
Катнашучылар "XXI гасыр хитлары" белемен тикшереп биш раундта көч сынаштылар, дөрес җавапларны махсус бинго-бланкларда башкаручыларны яки җырларның юлларын, аудиофрагментларны тыңлагач яки клипларны караганнан соң билгеләделәр. Катнашучылар музыка дөньясына кереп китеп яраткан хитларына кушылып җырладылар, квизны импровизацияләнгән караокега әйләндерделәр.
Уен нәтиҗәләре буенча "ДЕТИ КАДЫШЕВОЙ", "ТМПШКИ" һәм "РАСУЛ" командалары җиңүче булдылар һәм "Татаркино"дан истәлекле бүләкләр алдылар.
"Зачет" барлык катнашучыларда да иң җылы һәм уңай тәэсирләр калдырып "бик яхшы" билгесен алды!