"Россия 24" телеканалында «Предатели по найму» ("Ялланган хыянәтчеләр") фильмының премьерасы булды
Проектны "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә булдыра. Фильмда оператив хезмәткәрләр дәүләт хыянәтчеләре эшчәнлегенең ничек ачылуы, яллау схемалары артында кем торуы һәм ни өчен мондый җинаятьләр өчен җәзаның котылгысыз булуы турында сөйли.
"Түбән Кама Нефтехим"ны шартлату омтылышы, Татарстанда "Спарта" батальоны әгъзасын үтерү кебек зур җинаятьләрне ничек булдырмаулары һәм балаларны диверсиягә этәрүчеләрнең табылулары һәм башка барлык детальләр беренче авыздан мөмкин кадәр ачык яңгырый.
Тамашачылар Украина махсус хезмәтләренең үз эшчәнлегенә олыларны гына түгел, балаларны да нинди ысуллар белән җәлеп итүләрен беләчәкләр.
