
Барыгызны да Халыкара кино көненә багышланган чарага чакырабыз!
Тылсымлы бәйрәм алдыннан без яраткан фильмнарыбыз атмосферасына кереп, онытылмаслык көйләрне искә төшерергә һәм Яңа ел алдыннан кәеф тудырырга тәкъдим итәбез.
Алып баручы Светлана Говорунова, интерактив уен үткәрәчәк. Зал белән бергә миллионлаган тамашачы күңелен яулаган культ саналган кинохитларны искә төшереп, Леонид Гайдайның «Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика» мәңгелек комедиясеннән алып Эльдар Рязановның «Карнавальная ночь» мелодрамасындагы яраткан җырларны башкарырбыз.
Бәйрәм ахырында режиссер Ольга Ландның «Новый год в Берёзовке» фильмы күрсәтеләчәк.
Яңа ел алдыннан булган ыгы-зыгыда Кошкиннар пары күрше Морозовлар йортында каракланырга җыена. Ләкин өйдә тыңламаучан балалар бар, аларга татулашырга гына түгел, каракларга каршы торырга, югалган акчаны табарга һәм Яңа елны гаиләләре белән каршы алырга кирәк булачак.
25 декабрьдә 14.00 сәгатьтә "Мир" кинотеатрына килегез, безнең белән бергә Халыкара кино көнен бәйрәм итеп, яраткан музыка белән ләззәтләнеп Яңа ел әкияте атмосферасына керерсез.
Керү бушлай: https://kinoteatr-mir.ru/release/10069182?date=2025-12-25