Премьера алды күрсәтүендә тамашачылар «Гашыйклар тавы» фильмын күрделәр, анда язмышның хәлиткеч борылышлары, үзара мөнәсәбәтләр һәм сынаулар белән сугарылган мәхәббәт үрелеше.
29 мартта «Мир» кинотеатрында узган иҗади очрашуда Мароккода (Узуд шәһәре) үткән халыкара кинофестивальдә билгеләнгән «Иң яхшы ир-ат роле» статуэткасын тапшыру Илдус Әхмәтҗановка күңелле сюрприз булды.
«Соңгы вакыттагы барлык Татарстан фильмнары арасында бу иң уңышлы, профессиональ, мәгънәсе буенча тирән фильм, һәм мин моны анда төшкән кеше буларак кына әйтмим», - дип сөйләде ТР халык һәм РФ атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов. Ул гашыйкларның тауда мәхәббәт турында ант иткән, әмма сугыштан соң сөйгәненә әйләнеп кайтмаган Сәет карт ролен башкарды.
Драмадагы бер линия ата белән улның үзара мөнәсәбәтләре темасын ача. Сәетнең улы ролен ТР халык артисты Рәфыйк Таһиров уйнады: «Мин бу фильмны фестивальдә күрдем, һәм ул премьераны теләсә кайсы артист кебек дулкынланып карадым. Һәм хәзер мин картинаны беренче тапкыр тыныч кына карадым дип әйтә алам».
Авыл күренешләре Әтнә районында, Ары авылында урнашкан Таллыкүл күле урынында, шулай ук Питрәч һәм Биектау районнарында төшерелде. Хәрби эпизодлар Беларусь Республикасында төшерелгән. Режиссер Салават Юзеев фильмга исем биргән тау чыннан да бар, дип уртаклашты. Бу Башкортстанның Яңавыл районындагы Югамаш тавы. Аның белән бик күп риваятьләр бәйле һәм «Гашыйклар тавы» әсәрендә тасвирланган бер риваятьне Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев уйлап тапкан. Бүгенге көндә күп кешеләр Гашыйклар тавында ант бирәләр һәм тамашачылар арасында, фильмда Булат Гатауллин һәм Эльза Кәримова уйнаган яшь Сәид һәм Ясминә кебек үзләре дә анда булып мәңгелек мәхәббәткә ант итүчеләр дә бар. Алар кинематографта үз юлларын «Без - 41 нче ел балалары» фильмыннан башладылар. Булат өчен «Гашыйклар тавы» фильмы икенче зур проект булды. Ә күптән түгел Шиһабетдин Мәрҗани турында «Учитель» («Мөгаллим») фильмын төшерү тәмамланды. Казан театр училищесының дүртенче курс студенты Эльза «Евразия» халыкара кинофестивалендә «Гашыйклар тавы» фильмындагы Иң яхшы хатын-кыз роле өчен приз алды (Алмата).
«Эш чын күңелдән барганда, күкләр ярдәм итә. Машина белән бер күренешне төшергәндә, яңгыр яуды, һәм без, фараларны кабызып төшерүне дәвам иттек. Яшьләр тау башында кулларын җәеп басып торган матур күренеш сценарийда юк иде. Ул көнне көчле җил булды һәм актерларга тигезлекне саклап калу өчен шулай басып торырга туры килде. Нәтиҗәдә бу кадр афиша нигезенә салынган һәм бу гашыйклар тавының символына әверелгән», - дип кызыклы факт белән уртаклашты режиссер Салават Юзеев.
Фильмны төшерү генераль продюсерлар Миләүшә Айтуганова һәм Елена Борисова җитәкчелегендә Татарстан, Беларусь Республикасы һәм Мәскәү кинематографистларының уртак эш нәтиҗәсе булды.
Тамашачылар белән очрашуда «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Ильяс Гафаров барысын да зур премьера белән котлады: «Бу фильм Россия һәм Иран, Казахстан һәм Мароккодагы халыкара фестивальләрдә танылу алды. Фильмның прокаты уңышлы булыр, аны Татарстанда гына түгел, бөтен җирдә тамашачылар яратыр дип өметләнәбез. Чөнки мәхәббәттә тугрылык, буыннар арасындагы мөнәсәбәтләр темасы һәрвакыт актуаль булачак».