Казан дәүләт медицина университетында Зөфәр Дәүләтшинның "Алга" фильмы күрсәтелде

24 февральдә Казан дәүләт медицина университетында Зөфәр Дәүләтшинның "Алга" фильмы күрсәтелде. Фильм Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм Казан филармониясе артистларының махсус хәрби операциясе зонасына сәяхәте турында сөйли.

Картинаны СВО зонасына 14 командировкада булган ТНВ телеканалының махсус хәбәрчесе Зөфәр Дәүләтшин үзе тәкъдим итте. Фильм тамашачыларга артист чыгышларының хәрби хезмәткәрләр рухына ярдәм итүен күрсәтте.

"Татаркино" кинофестивальләрен һәм кино чараларын оештыру бүлеге башлыгы Светлана Говорунова яшь буында патриотизм тәрбияләүдә һәм илебезнең тарихи мирасына сакчыл мөнәсәбәттә булуда мондый чараларның роле мөһимлеген ассызыклады.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз