IX Большой Детский фестиваль конкурс программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

IX Большой Детский фестиваленең конкурс программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Большой Детский фестиваль — ул ел саен үткәрелә торган фестиваль, аның кысаларында төрле сәнгать жанрларында профессиональ коллективлар тарафыннан балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗади проектлар тәкъдим ителә.

Россия Федерациясе һәм чит илләр территориясендә эшләүче, балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен профессиональ әсәрләр иҗат итүче теләсә нинди дәүләт яки бәйсез театр, кино һәм анимация студияләре гариза бирә ала.

Фестивальнең конкурс программасын театрдан тыш, балалар өчен кино һәм анимацион фильмнар тәшкил итә.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча фестивальнең балалар һәм яшүсмерләр жюриы түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләрне билгели:

- Кече яшь категориясендә балалар өчен иң яхшы нәфис фильм. Тулы метр.

- Өлкән яшь категориясендә балалар өчен иң яхшы нәфис фильм. Тулы метр.

- Балалар өчен иң яхшы нәфис фильм. Кыска метр.

- Балалар өчен иң яхшы анимацион фильм. Кыска метр.

IX Большой Детский фестивален үткәрү вакыты: 2026 елның сентябреннән ноябренә кадәр.

2026 елда фестивальнең конкурс программасында катнашу өчен 3 яшьтән 16 яшькә кадәр чикләүләрдәге 2024 һәм 2025 елларда премьералары булган театраль спектакльләр, 6+ һәм16+ яшькә кадәр чикләүләрдәге карау күчермәсе 2026 елның 30 ноябренә кадәр гамәлдә булган фильмнар һәм анимацияләр карала.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2026 елның 28 февраленә кадәр кабул ителә.

Гариза формасы фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган: https://grandkidsfest.ru/fest-form/

Большой Детский фестивале «Семья» ("Гаилә") милли проектына кертелгән һәм «Культура малой Родины» ("Кече Ватан мәдәнияте") федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Президентның мәдәни инициативалары фонды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Фестивальнең оештыручылары - Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларга ярдәм итү һәм үстерү фонды, Мәскәү губернасы театры (Московский Губернский театр). Сәнгать җитәкчесе - Россиянең халык артисты Сергей Безруков.

 

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз