5 ноябрьдән башлап 10 декабрьгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында «Татаркино» мәдәният учреждениесенең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты чаралары уза.
12 ноябрь көнне режиссер Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт FM» комедиясенең видеоязмасы күрсәтеләчәк. Спектакльнең премьерасы 2013 елның 5 октябрендә булды. Ул бүгенге көнгә кадәр театр репертуарында.
Шул ук көнне «Мәхәббәт FM»да төп рольләрнең берсен – Фирзәтне уйнаган актер – Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашапов белән очрашу узачак.
Спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә. Билетлар «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында. Чара һәр якшәмбе 12 сәгатьтә башлана.