2026 елның 4 сентябреннән 8 сентябренә кадәр Казанда узачак "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды.
Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр советы үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты.
Фестиваль Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле "Мәдәниятләр диалогы аша - диалог культурасына" девизы белән уза. Беренче форум Россия Мөфтиләр Советы, РФ Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Рәис ярдәмендә оештырылды.
Фестивальнең конкурс программасына гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрне чагылдырган, үзара тынычлык урнаштыру, дин толерантлыгы һәм гуманизм идеяләрен үз эченә алган Россия һәм чит ил фильмнары кертелә.
"Алтын минбар" Казан халыкара кинофестивале үз вакытында Татарстанның мәдәни тормышында ышанычлы урын алып безнең төбәктә әһәмиятле вакыйгага әверелде. Фестивальнең халыкара компоненты елдан-ел көчәя: катнашучыларның географиясе киңәя, хезмәттәшлек масштабы арта, яңа һөнәри элемтәләр урнаштырыла. Фестиваль кино сәнгатен үстерүгә һәм мәдәниятара диалогны ныгытуга ярдәм итә, халыкара хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлекләр ача.
Конкурста катнашу өчен 2026 елның 1 июненә кадәр info@kazan-mfmk.com электрон адресына гариза җибәрергә яки фестивальнең рәсми сайтында махсус анкета тутырырга кирәк http://kazan-mfmk.com/application. Конкурс программасында ким дигәндә 2024 елдан чыгарылган фильмнар карала.
Фестивальнең төп номинацияләре:
• "Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы" Гран-при.
• Иң яхшы тулы метражлы фильм режиссурасы өчен.
• Иң яхшы тулы метражлы фильм сценарий өчен.
• Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы оператор эше өчен.
• Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы ир-ат роле өчен.
• Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы хатын-кыз роле өчен.
• Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы өчен.
• Иң яхшы документаль фильм өчен.
• Иң яхшы анимацион фильм өчен.
• Иң яхшы тавыш режиссурасы өчен.
• Фильмның иң яхшы музыкаль бизәлеше өчен.
Милли конкурс номинацияләре:
· Иң яхшы милли фильм;
· Иң яхшы милли сериал;
· Иң яхшы документаль милли фильм;
· Иң яхшы кыска метражлы милли фильм;
· Балалар өчен иң яхшы милли фильм.
Шулай ук аерым махсус призлар да булдырыла, алар арасында - Татарстан Республикасы Рәисенең "Кино сәнгатендә гуманизм өчен" бүләге, Казан шәһәре мэры бүләге, Россия Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьләре гильдиясе бүләге һәм башка бүләкләр.
Фестиваль турында тулы мәгълүмат һәм регламент рәсми сайтта бар. Регламентка сылтама: https://kazan-mfmk.com/tat/about-the-festival/regulations/