6 апрельдә "Мир" кинотеатрында Әдилә Хәйбуллина белән «Космос засыпает» арт-тамашасы

6 апрельдә 19.00 сәгатьтә "Мир" кинотеатрында Әдилә Хәйбуллина белән «Космос засыпает» арт-тамашасы була.

«Космос засыпает» — елның иң көтелгән Россия премьераларының берсе. Фильм «Дух огня» һәм «Окно в Европу» фестивальләрендә призлар алды.

Бу балалыктан чыгып үсеп җитү тарихы гына түгел, ә сайлау алдында тору, теләкләреңне корбан итү һәм хыялларыңның чынбарлык белән бәрелешкәндә ниләр кичерүең турында сөйләшү.

Фильмда төп герой Паша Петербургта абруйлы университетта инженерлыкка ракета төзүчесенә укый һәм космос турында хыяллана. Укытучылар аны зур талант дип саныйлар һәм уңыш казаныр дип күрәләр. Кинәт ул өеннән кайгылы хәбәр ала һәм әнисе белән энесенә ярдәм итәргә дип туган җире ерак Шойна бистәсенә китә, анда күп кенә йортлар комга баткан була. Әмма хыялны күңелдән җибәрү мөмкинме соң?

Аны караганнан соң Әдилә Хәйбуллина режиссер салган образларны, хис-кичерешләрне һәм мәгънәләрне аңларга ярдәм итәчәк. Сораулар бирергә һәм картинага профессиональ караш ишетергә мөмкин булачак.

Билетлар сайтта: https://kinoteatr-mir.ru/release/24827?date=2026-04-06

 

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз