
2026 елның 16 апреленнән Татарстан кинотеатрларында режиссер Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» нәфис фильмының киң прокаты башлана. Фильм Татарстан, Беларусь Республикасы һәм Мәскәү кинематографистлары тарафыннан татар әдәбияты классигы Илдар Юзеевның шул ук исемдәге әсәре буенча төшерелгән һәм тугры мәхәббәт, ата һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларындагы язмышлар турында сөйли.
Режиссер Салават Юзеев картинаны роуд-муви стилендә төшергән. Бу фильм-сәяхәт, аның төп вакыйгасы беренче тапкыр өлкән яшьтәге әтисе белән очрашкан олы улының драматик мөнәсәбәтләре турында бара. Лентада төп геройның яшьлеге, кайчандыр саклап кала алмаган һәм яшь чагына алып кайта торган чын мәхәббәте турындагы истәлекләре. Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасындагы кебек үк, картинаның режиссеры – аның улы Салават Юзеев нәфис кинематографик ысуллар ярдәмендә мәңгелекне һәм мәхәббәткә тугрылыкны чагылдыра.
Фильмда төп рольләрне ТР халык артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры Рәфыйк Таһиров, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Илдус Әхмәтҗанов, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин һәм Казан театр училищесы студенты Эльза Кәримова башкарды.
Фильм «Евразия» халыкара кинофестивалендә (Алмата шәһәре), Узуд шәһәрендә (Марокко) халыкара кинофестивалендә, «Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивалендә (Россия) бүләкләр алды, шулай ук «Фаджр» халыкара кинофестивалендә (Иран) һәм «Тоджи Сомон» кинофестивалендә (Таҗикстан) катнашты.
Трейлерга сылтама: https://vkvideo.ru/video-34607878_456240199