Татарстан киносы Үзбәкстанга бара

31 нче майдан 3 нче июньгә кадәр Үзбәкстанда Татарстан киносы көннәре узачак. Чара узган елның декабрендә аншлаг белән «Мир» кинотеатрында узган Татарстан Республикасында Үзбәкстан киносы көннәренә җавап итеп, мәдәни кыйммәтләр алмашу максатыннан үткәрелә. Рәсми чараны оештыручылар - «Татаркино» мәдәният оешмасы һәм «Үзбәккино» милли кино студиясе. 

Визит белән Үзбәкстанның иң зур шәһәрләренә «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова һәм режиссер, «Мулла» фильмында төп рольне башкаручы Рамил Фазлыев барачак. Шулай ук Бохарадагы программаның соңгы көнендә Үзбәкстан белән копродукция турында да сөйләшүләр узачак. Исегезгә төшерәбез, Зифа Кадырованың «Сагынырсың, мин булмам» повесте буенча (рус исеме – «Сумбуль») Татарстан фильмын төшерү «Үзбәккино» Милли агентлыгының рәсми вәкиле - «Бохарилар» киностудиясе җитәкчесе Олыгбәк Габдуллаев тарафыннан XV КХМКФ барышында уздырылган кино проектлары питчингында хупланды. 

Үзбәкстанда Татарстан киносы көннәре җәдвиле: 

31 нче май, Ташкент шәһәре 

16: 30 «Мулла» (реж. Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров) 

1 нче июнь, Ташкент шәһәре 

15: 00 «Байгал» (реж. Илдар Ягъфәров) 

16: 40 «Эчке Татарстан» (реж. Салават Юзеев) 

17: 30 «Хәлимә» (реж. Юлия Захарова) 

2 нче июнь, Сәмәрканд шәһәре 

11: 00 «Байгал» (реж. Илдар Ягъфәров) 

15: 00 «Мулла» (реж. Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров) 

3 нче июнь, Бохара шәһәре 

15: 00 «Мулла» (реж. Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров) 

17: 30 « Нигез йорт» (реж. Нәсүр Йөрешбаев)

 

16+

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз