"Татаркино" балалар өчен бәйрәм оештырды

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Казан Кремленең Туп сарае мәйданчыгында Татарстан халыкларының традицион уеннары «Uen Fest» I республика фестивале узды. Биредә тамашачылар өчен Идел буе халыкларының милли уеннары белән интерактив мәйданчыклар оештырылган иде, шулай ук махсус шатерда «Милли мультfest» Республика балалар кинофестивалендә җиңүчеләрнең эшләре күрсәтелде .

«Милли мультFest» балалар кинофестиваленең төп максаты – татар телен саклау, тамашачы мәдәниятен үстерү һәм анимация, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннары ярдәмендә балаларның һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итү. Яшь тамашачылар үз яшьтәшләренең татар телендә башкарган эшләрен бәяләделәр һәм мультфильмнарны сокланып карадылар.

Шул ук вакытта Аксенов скверында мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «Балаларга тынычлык бүләк ит!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бирегә Казанның «Солнце в доме», «Дети едины» һәм «Исполнение мечты» хәйрия фондларыннан балалар чакырылган иде. Бәйрәмдә Екатерина Попова җитәкчелегендәге «Арлекино» бию коллективы чыгыш ясады. «Zumba КIds» программасы инструкторы – Ирина Гутник дәртле бию флешмобы оештырды. Балаларны «Тормыш ризыгы» хәйрия фондыннан татлы ризыклар белән сыйладылар, «Солнце в доме » фондыннан төрле төстәге шарлар бүләк иттеләр, һәр бала «Татаркино»дан истәлекле сувенир алды. Бәйрәм «Мир» кинотеатрында «Чудо-Юдо»мультфильмын карау белән дәвам итте.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз