Швециядән Һиндстанга кадәр: XVII Казан кинофестивалендә җиңүчеләрне дөньяның 10 иленнән жюри әгъзалары билгеләячәк

Татарстан башкаласында 5-10 сентябрьдә узачак XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри составы билгеле булды. Фильмнарны дөньяның 10 иленнән – Швециядән алып Һиндстанга кадәр кино белгечләре бәяләячәк.

17 нче кинофестивальнең жюри рәисе итеп Азәрбайҗан кинорежиссеры, сценарист, актер, продюсер, документаль фильмнар һәм авторлык программаларын эшләүгә ярдәм итү җәмгыятен гамәлгә куючы Эльчин Мусаоглу билгеләнде. Ул Америка, Әзербайҗан, Германия, Черногория һәм Казахстандагы кинофестивальләрдә «40-я дверь» фильмы белән танылу алган. Шулай ук аның «Набат» кинолентасы – Венеция кинофестивале һәм «Иң яхшы чит ил фильмы» категориясендә «Оскар» номинанты.

Жюри составында – Касабланкадагы кинофестиваль директоры, кинотәнкыйтьче Жер Аммади (Марокко), Гетеборгтагы Гарәп киносы фестивале директоры, швед язучылары Ассоциациясе әгъзасы Гаджр Якуб (Швеция), кинорежиссер, Тунистагы Урта диңгез киносы халыкара фестиваленең техник директоры Әлмөхәммәд Кальсом (Сирия), шагыйрь, тәрҗемәче, кинорежиссер, сценарист, Казахстанның атказанган эшлеклесе Бахыт Кирбеков (Казахстан), кинотәнкыйтьче, сценарист, кинорежиссер, GN Interpartners компанияләр төркеменең башкарма директоры Валерий Байкеев (Россия).

Шулай ук 2021 нче елгы фестивальнең жюри әгъзалары – кино һәм телережиссер, сценарист Камал Сваруп (Һиндстан), оператор, режиссер, кино тарихы, эстетика һәм монтаж буенча укытучы Саед Неджати (Иран), шагыйрь, язучы, журналист Ашраф Дали (Мисыр) һәм «Великолепный век» сериалында евнух Сөмбел-ага һәм «Netflix»ның «Госман империясе күтәрелеше» мини-сериалында Чандарлы Халил-паша рольләрен башкарган төрек актеры Сәлим Байрактар (Төркия).

Экспертларга конкурс программасының 50 фильмын – 5 төп номинациядә 10шар кинотасманы (тулы һәм кыска метрлы уен фильмнарын, тулы һәм кыска метрлы документаль фильмнарны, шулай ук «Милли конкурс»ны) бәяләргә туры киләчәк.

***

Исегезгә төшерәбез, Казан кинофестивалендә катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 1 февраленнән 1 июненә кадәр кабул ителде. Дөньяның 45 иленнән 584 гариза тупланды. Фестивальнең төп программасына фильмнарны казах киносы белгече һәм кинотәнкыйтьчесе, Казахстан кинотәнкыйтьчеләре ассоциациясе президенты Гөлнара Әбикеева җитәкчелегендәге комиссия сайлап алды.

Быел Казан халыкара фестивале фильмнарын «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында күрсәтәчәкләр. Татарстанның иң масштаблы кинофорумын ачу тантанасы 5 нче сентябрьдә Казан Ратушасында, ябылу тантанасы 10 нчы сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә узачак. Төп программадан тыш, фестиваль көннәрендә тамашачылар конкурстан тыш һәм параллель программаларны да күрә алачак.

Мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Фестиваль программасына толерантлыкка, тынычлыкка һәм гаделлеккә (авторның диненә карамастан) өндәүче фильмнар сайлап алына. Форумның шигаре – «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә».

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак. Фестивальне гамәлгә куючылар - ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе һәм Россия Мөфтиләр советы.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз