23 апрель көнне 12 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Г.Камалның моннан бер гасыр элек язылуына карамастан иң актуаль әсәрләрнең берсе булып калган «Банкрот» спектакле видеоязмасы күрсәтеләчәк.
Спектакльнең сюжеты буенча, сәүдәгәр Сираҗетдин Туктагаев тагын да күбрәк баю максаты белән бик катлаулы афера уйлап таба. Банктан зур суммада кредит алып, яшереп куя да, товар алырга дигән булып Мәскәүгә китә һәм поездда таланган, шуңа күрә акылдан шашкан булып кылана.
Автор әсәрендә, байлыкка табынып, кешеләрнең намус һәм вөҗдан төшенчәләрен югалту мөмкинлеген, җәмгыятьтә икейөзлелек, ялган, сатлыкҗанлык кебек сыйфатларның тормыш законына әверелү куркынычын кисәтә.
Спектакль «Алтын битлек» Милли театраль премиясенең лонг-битенә кертелде.
Билетлар «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында: https://kinoteatr-mir.ru/release/10012461?date=2023-04-18