24-26 апрель көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды уза. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә оештыра.
Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 15 ерак һәм якын чит илләрдән 500дән артык делегат катнаша. Алар Белоруссия, Болгария, Казакъстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия, Эстониядән килгәннәр.
Бүген «Татаркино» дәүләт бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова съездның дискуссион мәйданчыклар эшчәнлегендә катнашты һәм «Татар гаиләләрендә эшмәкәрлек» секциясендә чыгыш ясады. Ул 2022-2023 елларда татар телендә төшерелгән яңа кинопродукцияне –«Тарлан», «823 километр» нәфис фильмнарын, «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын тәкъдим итте, Региональ каталог белән таныштырды. Кинотасмаларны Россиянең төрле өлкәләрендә күрсәтүне оештыру мөмкинлеген ассызыклады.